Галим турында яхшы беләсезме?

Быел танылган якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, ислам белгече, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тула. Әлеге уңайдан Әлмәт мөхтәсибәте Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музей белән берлектә галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында викторина игълан итә. 
Викторина сорауларына җавапларны 25 гыйнварга кадәр Әлмәтнең Үзәк мәчетенә (Мәрҗани урамы, 82а), «Әлмәт таңнары» редакциясенә (Мәрҗани урамы, 82) алып килергә яки almet-islampressmail.ru электрон адресы буенча юлларга кирәк. Хатта исем, фамилия, әтиегезнең исемен, телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. 
Нәтиҗәләр ясаган вакытта сорауларга җавапның ни дәрәҗәдә тулы булу-булмавы да исәпкә алыначак.  Җиңүчеләрне һәм призлы урын алучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Тантаналы бүләкләү 27 гыйнвар көнне Үзәк мәчеттә узачак.
Сорауларны almat-islam.ru сайтында табырга була.