Әлмәт шәкертләре зиратларны җыештырдылар

19 сентябрь, Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре субботникка шәһәр зиратларына чыктылар.

Ел саен Әлмәтислам мәдрәсәсе шәкертләре бу ел фасылында гадәттә Әлмәт зиратларын җыештырырга чыгалар. Алар каралмаган каберләрне кипкән чуп үләреннән чистарталар, корыган агачларны алалар, коелагн яфракларны җыялар.