Салкын Алан авылында мәчет ачылды

17 сентябрь, имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт районының Салкын Алан авылында яңа мәчет ачылышында катнашты.

Тантана Коръән укып дога кылудан башланды. Фәһим хәзрәт барчак килгән кунакларга мәчетнең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, изге теләкләр, мәхәлләнең усешен теләп, мәчет төзелешенә зур өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатын җиткезде.

Соңыннан җәмәгать белән намаз укып, барча кунакка пылау таратылды.

Подписка на новости