"Солдатларга җылы оекбаш"

"Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңел" девизы астында, авыл тормышының барлык гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап, Әлмәт районының Яңа Кәшер авылы кешеләре, әбиләр һәм апалар "Солдатларга җылы оекбаш" акциясендә бик теләп катнаштылар. Йон язып, оекмаш бәйләргә өйрәнергә теләүчеләрне дә алтын куллы оста остазларыбыз бу һөнәргә тиз төшендерделәр. Яу кырына, тынычлык өчен көрәшкә чыгып киткән ир--егетләребезгә 110 пар оекбаш һәм 51 пар бияләй бәйләргә өлгерделәр.

Оекбашмы, акчамы, дарумы - ярдәмнең бәһәсе юк аның. Илебез бердәмлек үрнәге күрсүтә. Һәм ул ярдәм йөрәк җылысыннан һәм чын күңелдән.