*18нче февраль көнне сәгать 17:00дә* 1 мәхәллә мәдрәсәсе бинасында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан *«Ныклы гаилә»* дип аталган социаль проект кысаларында вәгазь кичәсенә чакырабыз.
7 гыйнвар көнне " Тәзкирә " мәчетенең кунаклар залында Әлмәт шәһәре һәм районы абыстайлары, Бөтен дөнья татар конгрессның Әлмәт булеге җитәкчесе, һәм зыялылар җыелды. Дини мәҗлестә 60 ка якын кеше бар иде.
Әлмәт төбәгенең мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Рәйханә Ханнанова узган ел башкарган эшләргә хисап тотты. Ул Әлмәт районының барлык авылларында диярлек дин дәресләре укытылуы, мөслимәләрнең төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны алулары, гомумән абыстайларыбыз ның мәчет- мәдрәсәләрдә бик зур хезмәт куюлары, әледән-әле төрле-төрле дини чаралар уздырып торулары турында сөйләде.
Кичучат авылының Р. Фахреддин исемендәге музей директоры Диләрә Гыймранова татар сөлгеләрендәге милли бизәкләр турында бик кызыклы чыгыш ясады.
Очрашуда катнашкан мөгаллимәләр, гаиләдә туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауны ассызыклады.
Очрашу саф татар телендә барды.
Рәйханә ханым, узенә яшьләр белән эшләргә урынбасар итеп, узган елда яшь мөслимәләр белән очрашу вакытында сайланылган Эльвина Шайдуллина белән таныштырды һәм аңа суз бирде. Эльвина узенең киләчәктә эшләргә ниятләгән планнары белән таныштырды.
Мөслимәләр дини һәм милли рух белән, озакка сузмыйча тагы очрашырга суз куешып таралдылар.
*18нче февраль көнне сәгать 17:00дә* 1 мәхәллә мәдрәсәсе бинасында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан *«Ныклы гаилә»* дип аталган социаль проект кысаларында вәгазь кичәсенә чакырабыз.
Әлмәт мөхтәсибәте " Ислам. Беренче адымнар" дигән интенсив курсларга чакыра.
2023 нче елның 4 нче февралендә 2 нче лицейның 4 “В” сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре сыйныф җитәкчесе Мәрданова Е.У. җитәкчелегендә Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә экскурсиядә булдылар.